Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корбан гаете – милли бәйрәмебез

Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләребез! Сезне изге бәйрәм - Корбан гаете белән котлыйм!

Мөселман дөньясының иң изге бәйрәмнәреннән берсе булган Корбан бәйрәме исламның югары әхлакый нигезләрен - шәфкатьлелек, игелек һәм кешеләргә мәхәббәт хисләрен гәүдәләндерә. Изге эшләр, корбан чалу һәм мохтаҗларга ярдәм итү дин тотучыларның күңелләрен сафландыра һәм бу бәйрәмгә аерым мәгънә бирә. Бу көнне бөтен дөнья мөселманнары игелекле гамәлләр кылу, икмәккә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү өчен берләшәләр. Яхшылыкны һәм ихлас рәхимлелекне үз эченә алучы - бу изге бәйрәмнең нигезе менә шул.
Изге Корбан бәйрәме туган районыбыз халкына яңа уңышлар, һәр яңа омтылышларда уңышлар алып килсен, һәркайсыбызның күңеле тынычлык, сөенеч белән тулып торсын. Чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, җылылык һәм мәхәббәт телим!
Равил Хисаметдинов, муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев