Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корбан тәкәсе сәламәт булырга тиеш

Корбан ае якынлашканда, күп кенә мөселманнар корбанга сарык юнәтү белән мәшгульләр.

(6 июль, Ландыш Гайнуллина. “Апастово-информ”).


Ислам динендә корбанга чалынучы сарыкның яки тәкәнең сау-сәламәт булуы - мөһим шартларның берсе. Ләкин, кайвакытта, районга чит өлкәләрдән дә сарык алып кайту очраклары, сирәк булса да, булгалый. Район ветеринария берләшмәсе белгечләре бу мәсьәләгә җитди карарга кушалар. Чөнки, ялгышлык белән, районга чирле терлек керергә мөмкин. Моны булдырмасын өчен, район ветеринария берләшмәсе белгече Шәүкәт Гыйсмәтуллин болай ди:
“Корбан чалу - мөселманнар өчен күркәм гамәл. Ләкин, терлекне башка төбәкләрдән алырга уйлаганда, Казандагы баш ветеринария идарәсенә заявка бирергә кирәк. Андый заявканы безнең идарә тутыра. Терлек авыру түгелме, прививкалары эшләнгәнме, ныклы тикшерү узганмы, аннары гына башка төбәктән терлек алырга рөхсәт бирелә. Тикшерелгән сау-сәламәт сарыкларны, тәкәләрне үзебезнең районнан юнәтү яхшырак булыр. Республика районнарыннан терлек алырга ярый, билгеле, ләкин, андый очракларда да, безнең ветеринария идарәсе белән киңәшеп эшләү - бер дә зыян булмас иде. Республикада терлек әйләнеше “Меркурий” дигән федераль программа нигезендә оештырыла. Ул программада сатып алына торган сарыкның, тәкәнең ясалган прививкалары, алынган анализлары - барысы да җентекләп тикшерелеп, тулы мәгълүмат белән язып куела. Бүгенге көндә, терлек сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр, муллалар, мәчет әһелләре бу мәсьәләгә җитди карасыннар иде”.
Корбан ае башланыр алдыннан, ветеринария белгечләренең кисәтүләре мөселманнар тарафыннан дөрес аңланырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев