Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коры һәм эссе һава торышы куркыныч тудыра

26 апрельдән 16 майга кадәр кертелгән янгыннарга каршы махсус режим 26 майга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Табигатьтә коры һәм эссе һава торышы хакимлек итә. Бу янгыннар куркынычын арттыра. Саклык һәм уялык таләп ителә.


(14 май, “Апастово-информ“). 
 
Премьер-министр Алексей Песошин рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Анда төрле ведомстволар җитәкчеләре катнашты һәм видеоэлемтә аша муниципаль район вәкилләре кушылды. Районның янгынга каршы көрәш комиссиясе утырыштан соң үз эшен дәвам итте. 
 
 
Республикада корган үләннәр яну очраклары күп. Аның 1906 очрагы теркәлгән. Шулай ук Тукай районында коры үлән янудан чыккан янгын нәтиҗәсендә, бакча ширкатендә 26 йорт кара күмергә әйләнүе хакында да сүз булды. 
 
 
"Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә, корган үләннәргә һәм чүпләргә ут төртергә ярамый. Янгын куркынычы бик югары. Коры һава торышы әле тагын 10 көн дәвам итәргә мөмкин. Урманнарга керү дә катгый тыела“, – диелде чыгышларда. 
 
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин республика сулыкларында 7 кеше батып үлүе турында әйтеп узды. Су коенганда батуның беренче очрагы теркәлүен белдерде. Җәйге каникул көннәрендә балаларны аеруча саклау бурычын куйды. 
 
 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев та янгынга каршы көрәш һәм кисәтү чараларын көчәйтү, сулыклар янында сак булу хакында әйтеп узды һәм җаваплы кешеләргә эшне көчәйтү бурычын йөкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X