Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коштавылы газиз балаларын кабат үзенә җыйды

Авылдашлар, туганнар, дуслар күрешеп, яшьлек елларын искә алдылар, күңел түрендәге хатирәләрен яңарттылар.

Коштавылы үзенең уңган кызлары һәм уллары белән дан тота. Араларында иҗат кешеләре, ак халатлы шәфкать ияләре, оста куллы төзүчеләр, ихтирамлы җитәкчеләр дә бихисап. Коштавылылар, авыл халкын бер йодрыкка туплап, туган авылы өчен җан атып яшәүче авылдашлары Наил Галиуллин булу белән дә бик бәхетле. Авылда башкарылган һәр күркәм эшнең башында торучы, чишмәләрне, зират тирәләрен төзекләндерүдә, кое чистартуда да, мәчет төзүдә үзеннән зур өлеш керткән авылның үткәнен һәм бүгенгесен мәңгеләштереп, тарихын яздырган олы йөрәкле шәхес ул.

  • Яхшылык эшләү - аның канында. Андый кешеләр бик сирәктер ул, - диләр авылдашлары Наил Галиуллин турында.

Ел саен кабатланып торучы җылы очрашулар да, авыл бәйрәмнәре дә аның тырышлыгы белән уза. Бу юлы да ул авылда гомер кичерүче, читтә яшәүче авылдашларын кабат очраштырды. Авылдашлар, туганнар, дуслар күрешеп, яшьлек елларын искә алдылар, күңел түрендәге хатирәләрен яңарттылар.

Кичәдә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров, Коштавылын еракларга танытып, бүген дә авылның һәр сулышын тоеп яшәүче Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре Наил Галиуллин үзе дә катнашты. Гомере буе туган авылы белән горурланып яшәүче, Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, балалар хирургы, Казан шәһәренең баш эксперт уролог-андрологы Рәшит Байбиков та авылдашлары белән очрашуга бик теләп кайтты. Коштавылына багышланган “Күл буенда, кошлар тавында” исемле китап авторы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сатмыш авылы егете Хәмзә Бәдретдинов, Апас Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов бәйрәмнең иң дәрәҗәле кунаклары булдылар. Җылы, эчтәлекле чыгышлар һәркемнең күңелендә зур тәэсирләр калдырды. Сәхнәдән җыр-моң агылды. Ак яулыклы апалар, чибәр егет һәм кызлар моңлы җырларын, дәртле биюләрен башкардылар. Татар эстрадасының популяр җырчысы Чулпан Йосыпова Коштавылы халкына күңелле ял бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев