Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коштавылыннан хезмәт һәм тыл ветераны Варис абый Хәкимов 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады

Хөрмәтле өлкәнгә Ил башлыгының Котлау хаты тапшырылды.

(24 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).



Варис абый Хәкимовка район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткаларын тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров та барлык авылдашлары исеменнән ихлас теләкләрен ирештереп, җылы юрган бүләк итте.
Варис абый Хәкимов районыбызның мәгариф үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Озак еллар ул Кызыл Тау, Коштавылы, Иске Йомралы мәктәпләрендә балаларга белем һәм тәрбия биргән. Коштавылы һәм Чүрибураш мәктәпләре белән җитәкчелек иткән. Ул эшләгән елларда мәктәпләр зур үзгәрешләр кичерә, төзекләндерелә, күзгә күренеп матурая, яңа җиһазлар кайтарыла. Мәктәп бакчасы зурайтыла, яшелчә, җиләк-җимешләр мулдан үсә. Бу хакта Варис абый аеруча горурланып сөйли.
“40 ел гомерем балалар арасында үтте. Нинди генә авыр еллар булса да, эшемне бик яраттым. Мәктәпләрне аякка бастыру өчен бар көчемне куйдым. Авыл җитәкчеләре белән бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшли идек. Мәктәп тормышы белән янып яшәдем. Хәзер дә ул елларны сагынып искә алам”, - ди Варис абый.
Варис абый озак еллар намуслы хезмәте өчен район җитәкчелеге, башкарма комитеты, мәгариф бүлеге тарафыннан да һәрчак макталып торган.
Бүгенге көндә өлкән балаларының кадер-хөрмәтендә бәхетле гомер кичерә. Кызы Алсу апа озак еллар Татарстан милли банкларында эшләп лаеклы ялга чыккан. Улы Альмир абый Казанда инженер. Кече улы Альберт абый әтисенең юлын дәвам иткән. Озак еллар ул Кильдураз мәктәбен җитәкли.
“Әтиебез безгә һәрчак игътибарлы булды, дөрес тәрбия бирде.. Бүген дә әле ул күңел төшенкелегенә бирелми, үзен бик актив тотарга тырыша, дөнья вакыйгалары белән танышып тора, һәр нәрсә белән хәбәрдар булырга ярата, ачык итеп үз фикерен җиткерә”, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев