Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Рузинә Хәмидуллина: “Нәниләрем белән бергә сөенәм”

Киң күңелле, олы йөрәкле һәм балаларны ихлас күңелдән яраткан кеше генә тәрбияче булып эшли ала. “Кояшкай” балалар бакчасында 24 ел буе тәрбияче булып эшләүче Рузинә Хәмидуллина да гомерен сабыйлар күңеленә белем һәм тәрбия орлыклары салуга багышлаган.

 

(27 сентябрь, “Апастово-информ”).


Ул һәр сабыйны үз итеп, дөньяны танып белергә өйрәтә. Экологик тәрбия бирү юнәлешендә эшли. Зур тәҗрибәгә ия тәрбияче нәниләр күңелендә табигатькә карата да мәхәббәт хисе тәрбияли, аның матурлыгын тоя белергә һәм кадерләргә өйрәтә.
“Табигатебезнең сафлыгы-саулыгыбыз нигезе. Кеше моны балачактан аңлап үсәргә тиеш. Балалар бакчасында алган белемнәр, бакчадагы үзара мөнәсәбәт кешене гомере буе озата бара”, - ди ул.
Рузинә Хәмидуллина үзе дә иҗат дөньясында кайный. Үз куллары белән дә гаҗәеп матурлык тудыра. Ул ясаган рәсемнәр балалар бакчасының стеналарын бизи. Милли, эстетик тәрбия бирү юнәлешендә эшли. Күпсанлы Мактау Грамоталары, Дипломнар намуслы һәм тырыш хезмәтенең дәлиле булып тора. Төркемендәге нәниләр дә әледән-әле уңышлары белән сөендереп тора.
“Нәниләрем белән бергә сөенәм. Иң зур хезмәт җимешем - сабыйларым күңелендә сагынып сөйләрлек якты эз калдыру, аларга ышаныч бүләк итү. Балаларны кече күңелле, ягымлы, якты карашлы итеп тәрбияләү-педагогик эшчәнлегемнең төп максаты”, - ди тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев