Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Кояшкай“да көннәр кояшлы

Безнең “Кояшкай“ балалар бакчасында көтеп алынган Сөмбелә бәйрәме узды.

Балалар үзләре өйрәнгән шигырь-җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары җырлы, күңелле “Шалкан“ әкиятен аеруча яратып, чын артистлар кебек, рольләргә кереп уйнадылар.
Безнең бакчада узган һәр бәйрәмне балалар зур әзерлек белән, түземсезләнеп көтеп алалар. Әти-әниләр дә читтә калмый. Менә Сөмбелә бәйрәме алдыннан, алар балалар белән бергәләп, кул эшләренә алындылар. “Көзге матурлык“ бәйгесендә үзләренең фантазияләрен кушып, матур кул эшләре белән катнаштылар. Бакчабызны, серле, матур, алтын төсләр белән бизәделәр.
Гөлфруз Фәхертдинова,
“Кояшкай“ балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев