Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күп әйбер җитәкченең оештыру сәләтеннән дә, ярдәменнән дә, бәяли белүеннән дә тора

Бер карасаң, хатын-кыз – нәзәкатьле зат буларак, күп вакытын үзенә, гаиләсенә, балаларына багышларга тиештер кебек. Ә Апас мәктәбе директоры – безнең җитәкчебез Зыятдинова Гүзәлия Сәгыйть кызы җаваплы хезмәтенә дә, йорт- җирен карарга да, газиз балаларына гына түгел, күп санлы укучыларына игътибар, җылылык өләшергә дә, якыннарын, хезмәттәшләрен бер йодрыкка җыярга да, көч, энергия һәм вакыт таба. Ул җитәкче вазифасын көчле ихтыяр һәм алдан күрүчәнлек белән башкара.

Гүзәлия Сәгыйть кызы Буа районы Зур Кырлангы авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Югары белемле математика укытучысы буларак, Апас урта мәктәбенә эшкә кайта һәм бәхетен биредә таба.
Гүзәлия Сәгыйть кызының тирән белемен, кыюлыгын, тәвәккәллеген һәм максатчанлыгын тиз күреп алалар. Ул 2004 елда тәрбия эшләре буенча, тагын 2 елдан укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып билгеләнә. 2014 елда аны тагын да җаваплырак эшкә – Апас урта мәктәбенә җитәкче итеп куялар. Бүгенге көнгә кадәр коллектив нык адымнар белән алдынгы мәктәпләр арасында бара, укытучылар һәм укучылар көннән-көн яңа уңышлар белән сөендерә икән, биредә күп әйбер җитәкченең оештыру сәләтеннән дә, ярдәменнән дә, бәяли белүеннән дә тора. Коллективның күп юнәлешләрдә: район олимпиадаларында, республика конкурсларында, Бердәм Дәүләт имтиханнарын тапшырганда, укучыларыбыз югары уку йортларына кергәндә, спорт чараларында уңышлары бихисап. Гүзәлия Сәгыйть кызы эшләгән еллар эчендә ул укыткан укучылар арасында горурланырлык шәхесләр чыккан. Ул аларның казанышлары, уңышлары белән дә горурланырга вакыт таба.

Апас урта мәктәбенең генә түгел, Гүзәлия Сәгыйть кызының үзенең шәхси ирешкән уңышлары да санап бетергесез. Ул күптән түгел генә Апас районы оешуның 90 еллыгы истәлек медаленә, район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Аңа кадәр Татарстан Республикасы мәгарифны үстерү институтының Рәхмәт хаты, Казан Федераль университетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук ике ел рәттән “Иң яхшы укытучы“ грантларына, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Алгарыш“ грантына ия.
Гүзәлия Сәгыйть кызы хезмәттәшләренә бар яклап үрнәк. Эштә таләпчән, шул ук вакытта күңел халәтеңне аңлаучы җитәкче булса, гаиләсендә ул кайгыртучан тормыш иптәше, назлы әни, ягымлы кыз һәм килен.
Хөрмәтле Гүзәлия Сәгыйтовна! Сезне күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз. Тагын да зуррак хезмәт җиңүләренә ирешеп, үзегез күрсәткән игътибар, хөрмәт һәм ихтирамны меңе белән татып, озын-озак бәхетле, тигез тормышта яшәргә һәм эшләргә язсын сезгә.
Олы хөрмәт белән- Апас урта мәктәбе коллективы, профсоюз оешмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев