«Күңелле сәхнә» түгәрәгенә йөрүчеләр Казанда кунак булды
Җәйге матур көннәрнең берсендә Борнаш мәктәбе укучылары Казан шәһәренә юл тотты.
(24 июнь, “Апастово-информ”).
“Максатыбыз - "Күңелле сәхнә" түгәрәгенә йөрүче укучыларым белән Кәрим Тинчурин театрына бару. Бу театрга юллама безгә район күләмендә уздырылган Әмир Камалиев исемендәге икенче театр фестивалендә җиңү яулаган өчен район башкарма комитеты җитәкчелеге тарафыннан бүләк итеп бирелгән иде. Бик сөендек без бу бүләккә һәм тизрәк калага бару теләге белән яндык. Безне җылы каршылаган, игътибар күрсәткән театр администрациясенә бик зур рәхмәт. Мөлаем карашлы администратор безне колач җәеп каршы алды. Шулай итеп без - мәңгелек классик әсәр булып яшәүче -"Сүнгән йолдызлар" спектаклен карадык. Гыйбрәтле, күңелле, милли йолаларыбызны чагылдырган бу әсәр укучылар күңеленә үтеп керде. Тамаша ахырындагы фаҗигале язмыш аларның керфекләрен чылатты. Театр музеенда булып, искитмәле заллар белән танышу - бәхет өстенә бәхет булды. Андагы экспонатлар, картиналар, җиһазлар-театр тарихының мәңгелек икәнен сөйләп тора кебек... Балаларга спектакль дә, ял да, гомумән, сәяхәт бик ошады. Безгә шундый мөмкинлек тудырган район башлыгына, район башкарма комитеты җитәкчеләренә, директорыбыз Динә Вилдановага, район мәгариф бүлеге җитәкчелегенә бик зур рәхмәт белдерәбез. Балаларыбызның талантын күреп, аларга югары бәя биреп кенә калмыйча, тагын да ялкынланып иҗат итәргә өмет чаткылары бүләк итте безнең җитәкчеләребез. Алдагы елларда да бу фестивальгә канашабыз дип, тагын да ныграк канатланып кайттык, чөнки бөек Тукаебыз әйткәнчә, "Театр яктылыкка, нурга илтә, туры юлдан җибәрми - уңга илтә", - дип язган түгәрәк җитәкчесе Альбина Миңнебаева.
Район башлыгы тәкъдиме белән башланып киткән, танылган драматург, язучы, режиссер Әмир Камалиев исемендәге “Бар дөнья - театр” районкүләм балалар театр коллективлары фестивале быел икенче тапкыр узды.
Фестиваль талантлы балаларны кабаттан үзенә җыйды. Иң элек бәйгенең сайлап алу турлары үтте. Җиңүче коллективлар район мәдәният йортына чакырылып хөрмәтләнде.
Гран-прины Борнаш урта мәктәбе яулады. Алар җиңү шатлыгын әнә шулай безнең белән дә уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев