Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кышкы салкында йорт-җирсез калган Сафиннар гаиләсенә ярдәм кирәк

Акча күчерү өчен карта номеры – 2202 2003 5703 7736 (саклык банкы) Резеда Халимовна. 89586274731 номерына бәйләнгән. Акчаны күчерә алмаган очракта редакциягә мөрәҗәгать итә аласыз. Без җыелган акчаны гаиләгә илтеп тапшырырбыз.

Бәла аяк астында диләр. Түбән Биябашында яшәүче Резедә Сафина гаиләсен дә бәхетсезлек көтмәгәндә эзләп таба.
Болай да язмыш сынауларына дучар булып, сынмыйча-сыгылмыйча үз көнен үзе күрергә тырышып яшәп яткан гаилә кыш уртасында йорт-җирсез калды.

Фаҗига 14 декабрь төнендә була. Олы юлдан килгән “КамАЗ“ машинасы идарәне югалтып, аларның йортына килеп керә. Нәтиҗәдә, йорт ишелеп, яраксыз хәлгә килә. Резедә апа 3 ир бала тәрбияләп үстерә. Тормыш иптәшен вакытсыз югалткан. Һәлакәт вакытында йортта булган улы Айзат тән җәрәхәтләре ала. Аңа хастаханәдә ярдәм күрсәтелә.

“Бу көнне уйласың, үзәк өзелә, йөрәк сикерә башлый. Ниндидер тавышлар ишетелде, түбәдән туфрак коела башлады. Нәрсә уйларга да белмичә югалып калдык. Кичке сәгать 9лар тирәсе. Өчебез өч бүлмәдә идек. Аннан зал бүлмәсенә кереп, тәрәзәдән чыктык. Йорттан бер әйберне дә алмаган“, – ди Резедә апа.

Шофер юлда идарәне югалткан дип фаразлана. Ул бүгенге көндә авыр хәлдә хастаханәдә ята. Тикшерү эшләре бара. 

Гаилә бүген туганнарында яши. Балалары инде зур. Ләкин балачактан авыруларга дучар булган улы Илназга аеруча да тәрбия, уңайлылыклар кирәк. Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин Сафиннар гаиләсенә Ябалактан йорт биреләчәген әйтте. Шулай да, аларның үз куышларын, яшәү урыннарын булдырасылары килә.

“Туганыбыз Гөлфия Сафинада яшибез. Ул ашата, ул киендерә. Бик зур рәхмәт аңа. Йортлы булу үзебезнең генә хәлдән килә торган эш түгел“, – диде Резедә апа.

Бәлки, бәхетсезлек алдында калган гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылыр. Тамчыдан күл җыела диләр. Әйдәгез, Иске елны изгелекләр, мәрхәмәтле гамәлләр белән озатыйк әле. Ярдәм итәргә теләүчеләр редакциягә дә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев