Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызлар тәнендә йоннар үсү нинди яман шеш билгесе булуы ихтимал?

"Россия 1" телеканалында бара торган тапшыруда табиб Александр Мясников кеше тәнендәге билгеләргә карап, яман шешне ачыклау турында сөйләгән. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте. 


Иң беренче чиратта тән тиресенә игътибар итәргә кирәк. Әгәр тире коры булса, кычытса, култык асларында, күкрәк астында кара таплар барлыкка килсә, ашказанында яман шеш булуы ихтимал. Шулай ук бу очракта шикәр авыруы, гипофиз бизе авырулары булуы мөмкин.

Тырнак пластинасы да яман шеш турында сөйләргә мөмкин. "Тырнакка карап меланома булуын ачыклап була. Без меланома метастазы булуын беләбез, аның кайда икәнен аңлый алмыйбыз. Кайчакта тырнак зәңгәрләнү дә моны күрсәтә. Без тырнак кысылып, каралган дип уйлыйбыз, ә ул яман шеш булуы бар", - дип аңлаткан Мясников.

Тәндәге яралар озак төзәлсә, хатын-кызларның тәнендә йон төкләре күпләп үсә башласа, күкәйлекләрдә яман шеш булуы ихтимал.

Тиредә папилломалар барлыкка килү организмда аналык җиңсәсендә яман шеш китереп чыгара торган онкогеннар булуын да күрсәтергә мөмкин, дигән табиб.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/kyzlar-t-nend-yonnar-s-nindi-yaman-shesh-bilgese-buluy-ikhtimal/

Фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев