Кызыл Тау авылына өч солдат – өч дус кайтты
Узган ел җәй аенда Кызыл Тау авылыннан өч дус егет Әлфис Шиһапов, Ранис Шәрәфуллин, Динар Җәләлиев хәрби бурычларын үтәргә армия сафларына киткәннәр иде.
Бу көннәрдә аларның гаиләләре һәм авылдашлары сөенечле вакыйга кичерде. Бер үк көнне армиягә юл алган өч дус бер үк хәрби частьта намус белән хезмәт итеп исән-сау туган нигезләренә әйләнеп кайтты. Егетләргә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев