Апасның ветеринария белгечләре терлекләрнең каннарын тикшерә
Районның ветеринария хезмәткәрләре терлекләрнең сәламәтлеген күз уңында тота.
(25 октябрь, "Апастово-информ").
Алар мөгезле эре терлекнең канына гемотологик тикшерү уздыра.
Авырулар ачыкланган очракта вакытында чарасы да күрелә.
"Гемотологик тикшерү терлекләрдә лейкоз авыруын ачыкларга ярдәм итә. Андый малларны тиз арада сәламәт терлеккә алмаштырырга киңәш ителә. Бу максаттан дәүләт ярдәме дә бар", - ди районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев