Кызыл Тау балалары икмәк кадерен белеп үсә
Кызыл Тау авылы китапханәсендә тәрбияви чаралар еш уза.
(25 октябрь, "Апастово-информ").
Китапханәдә "Икмәк игенченең җан җылысы" исемле дәрес-әңгәмә узды.
Очрашу вакытында икмәк турында шигырьләр, мәкальләр яңгырады. Укучылар табышмакка җаваплар да тапты. "Икмәк - Ил байлыгы" дигән презентация дә әзерләнгән иде. Укучылар икмәкнең нинди юллар аша өстәлгә килүен яхшы белә. Чөнки әтиләре, дәү әтиләре, абыйлары туган як кырларында иген игә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев