Кызыл Тауда көзге сәяхәт
Кызыл Тау мәктәбе укучылары дәресләрдән соң китапханә белән берлектә «Көзге матурлыкка» экскурсия ясадылар.
"Көзге матурлык белән таныштылар, матур матур яфраклар, чәчәк бәйләмнәре жыйдылар. Көз турында шигырьләр, җырлар искә төшерделәр. Төрле эстафетада уйнап матур бүләкләргә ия булдылар. Соңыннан тәмле ризыклардан авыз итеп матур һава торышына сокланып өйләргә таралаштылар", - дип хәбәр итә Кызыл Тау китапханәчесе Гөлия Абдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев