Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызыл-Тауда өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Төрле оешмаларда эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр бер табын артына җыелды.

(1 октябрь,Ләлә Сафиуллина, “Апастово-Информ”).


Чара өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан узды. Намус белән хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр мул сыйлы табын артында очрашты. Алар хөрмәтенә Кызыл-Тау авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары тарафыннан концерт тәкъдим ителде. Фидакарь хезмәтләре белән данланган өлкәннәр “Апас районы оешуга 90 ел ” юбилей медале белән бүләкләнделәр. Кызыл-Тау авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев олы хөрмәтен белдереп, ихлас теләләрен юллады.
“Тормыш авырлыкларына бирешмичә, авылыбыз, районыбыз уңышы өчен лаеклы хезмәт иткәнсез. Гомер көзләрегез дә кадер-хөрмәттә, күңел тынычлыгы белән үтсен”, - диде ул.
Өлкәннәргә “Свияга” агрофирмасы тарафыннан да хөрмәт күрсәтелде. Аларга он пакетлары таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев