“Лаеклы ялда да гөрләтеп яшәп була”
Үзем Апастан булсам да, яшьлегемдә Биеш авылында хезмәт итәргә туры килде.
Шул вакытта ук татарлар белән русларның бергә дус, тату яшәүләрен, бер-берсенә хөрмәт белән карауларын күреп соклана идем. Матвеевлар гаиләсе белән дә күптәннән таныш. Бу юлы уңган, тырыш кешеләрне барлау йөзеннән әлеге гаиләгә тукталдым.
Александр һәм Антонина Матвеевлар - уйлаганымча, үземне ачык йөз белән, сөенеп каршы алдылар. Матур, иркен йортларында бәхет тантана иткәне сизелеп тора. Антонина апа үзе Тверь өлкәсеннән. Язмыш җилләре аны Биеш авылына 47 ел элек китерә. Александр абый белән бер елга якын очрашып йөргәч, гаилә коралар. Бер ир, бер кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә алар тормышына куанып яшәп ятышлары. Һәр яктан да уңган-булган Антонина апа буш вакытларында бәйләргә ярата. Баш киемнәре, шарфлар, кофталар - ни генә бәйләми ул. Пледлар, мендәрләргә кадәр бәйли.
-Дәү әнием эрли дә, бәйли дә иде. Бу шөгыльгә мине дә өйрәтте. Тик балачакта өйрәнгәннәр тиз онытылды. Биештә яши башлагач, кабат кулыма бәйләү алдым. Моңа тормыш үзе кушты. Янәшәмдә әнием дә, әбием дә юк иде. Ә балаларга җылы киемнәр кирәк…. Оекбаш, кофта, свитер, хәтта итәк-күлмәкләргә кадәр бәйләргә тотындым. Ул вакытта җепләр табуы да авыр иде әле, - ди ул үзе.
Антонина апа бүген дә яраткан шөгыленнән аерылмаган. Хәзер өйрәнер өчен киңлекләр дә күп. Интернеттан файдалана, газета-журналлар да ярдәмгә килә. Төрле сайтлардан да карый. Пледларны ул кызыклы, уңайлы ысул белән бәйли. Башта ыргак белән шакмаклар итеп бәйли, аннары соң аларны бергә куша. Мендәрләрне дә шулай итә.
-Бу эш миңа бик ошый, тынычландыра, күңелгә рәхәтлек бирә. Балаларым, оныкларым кия дип сөенеп йөрим. Буш вакытым булса яисә бакча эшләре тәмамлангач, кулыма бәйләү алам. Бер башлагач эшләп бетерергә тырышам. Матур, тигез килеп чыгуларын күргәч күңел тагы да үсә, - ди ул үзе.
Антонина апа шулай ук оста бакчачы да әле. Бакча тутырып яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерә. Тормыш иптәше дә ярдәм итә. Җир җиләген аеруча яратып үстерәләр.
-Яшь чагында вакыт җитмәде. Хәзер иркенәйдек. Күңел теләгәнчә яшибез. Бәрәңге утыртып нужармыйбыз. Аның урынында күпләп җир җиләге үстерәбез. Төрле сортлыларын утыртып карыйбыз. Без аларны кайнатмыйча гына, суыткычта саклыйбыз. Шулай файдалырак күрәбез. Помидорларны да, кыярларны да күпләп утыртам. Парнигым бик иркен, зур. Уңыш күп була. Тозлап, кышка әзерләп куйгач та артып китә. Ташларга кызганам. Дусларыма, туганнарыма таратам, - ди уңган хуҗабикә.
Гаилә башлыгы Александр абый да яшь чагыннан ук алтын куллы булуы белән аерылып торган. Эштән чыккан, таушалган телевизорларга, магнитофоннарга яңа сулыш өрә ул. Хәер, нинди әйбергә тотынса да, аның кулында бар да яңара бара.
-Ярдәм сорап килүчеләрнең берсен дә кире борып җибәрмим. Элек күбрәк телевизорлар, радиоалгычларлар төзәтсәм, хәзер компьютерлар белән дә эшләргә яратам. Төрле программалар кертергә өйрәндем. Ватылып, җимерелеп беткән әйберләрнең яңача эшли башлавын күреп шатланам. Рәхмәт сүзләрен ишетүе бик рәхәт бит, - ди ул.
Александр абый 30 ел сөт-май заводында хезмәт куйган. Шулай ук Казанда төзелеш оешмасында, Апаста РУЭСта эшләгән. Антонина апа исә хезмәт юлын сүс заводында башлап җибәргән. 4 ел Апас казначылык оешмасында эшләп чыккан. Лаеклы ялга киткәнче икмәк пешерү комбинатында кассир вазифасын башкарган.
-Очраклы рәвештә генә Биеш авылына килеп урнашкан идем. Шушында язмышымны, бәхетемне таптым. Шушында хезмәт иттем, балалар үстердек. Авылыбызда төрле милләт халкы яши. Һәрберсе дә күңелемә якын. Бәйрәмнәр дә бергә үтә, борчулар булса да уртак безнең. Бик күңелле, дус, тату булып, аралашып гомер итәбез, - ди Антонина апа.
Антонина ападан иван-чәй әзерләү серләре Яфракларны җыйганнан соң, аларны ферментациялибез. Чәйне әзерләүнең төп сере дә - ферментация. Моның өчен эче полиэтиленлы шикәр комы капчыклары кирәк була. Шунда яфракларны тутырабыз да яхшылап бәйләп куябыз. Анда яфрак әчетелә, ягъни ферментацияләнә. Бер тәүлектән соң, ачып карагач, анардан бик тәмле җиләк-җимеш исе килә. Яфрагы зәйтүн (оливковый) төстә булырга тиеш. Аннары аларны иттарткыч аша чыгарабыз. Бөртекле (гранулированный) чәй хасил була. Ахырдан чәйне җәеп салып, киптерәбез.
Каклаган помидор әзерләү рецепты
Каклар өчен озынча, каты тышлы булган сортлы помидорлар кирәк. Аларны зурлыгына карап, ике яки дүрт кисәккә бүләбез дә, электр киптергече табаларына төзәбез. Өстенә тоз, аз гына шикәр комы сибеп, киптергечтә каклыйбыз. Аларны артык кибеп китмәсен өчен күзәтеп торабыз. Алар йомшак булырга тиеш. Помидор каклангач, аның төсе дә, исе дә үзгәрә. Чиста банкага төрле тәмләткечләр, аз гына тоз, шикәр комы, сарымсак салабыз. Помидорларның бер өлешен банкага салгач, өстенә табада җылытылган сыек май агызабыз. Аннары тагын помидор өстибез дә, банканы ябып куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев