Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лаеш ягы халкына “Нива” трассасында тавышны йоту экраннарының нәтиҗәлелеген күрсәттеләр

Мәскәү-Казан автотрассасын төзү алдыннан бер төркем татарстанлыларга Мәскәү-Петербург автомагистраленә экскурсия оештырдылар.

(4 декабрь, “Апастово-информ”).


Мәскәү-Петербург юлы буйлап куелган тавыш йоту экраннарын күрсәтү өчен оештырылды бу экскурсия.
Тизйөрешле автомагистральдәге тавышның зурлыгын да үлчәп карадылар. Биредә кайбер урыннарда йортлар юлдан 200 метрдан да артмаган урыннарда урнашкан.
“Без трассада тавышның зурлыгын сертификатлаштырылган махсус прибор белән үлчибез”, - дип сөйли “Автодор Инжнеринг” компаниясе белгече Петр Солодовников.
Прибор күрсәткәнчә, тавышның зурлыгы нормадан артмый. Димәк, куелган экраннар тавышны йоталар. Мәскәү-Казан юлын 2024нче елда ачу планлаштырыла. Сүз, билгеле яңа төзелә торган автотрасса турында бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев