Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ләйсән» бакчасында өлкәннәр кунак булды

Свияжный бистәсенең “Ләйсән” балалар бакчасында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан әдәби - музыкаль чара үтте.

(4 октябрь, “Апастово-информ”).

 

  Бәйрәмгә балалар бакчасының ветеран педагоглары килде. Балалар бәйрәм концерты әзерләделәр һәм иң кадерле кунакларны котладылар. Кунаклар бәйрәмдә бик теләп катнаштылар, уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, хезмәт елларын искә алдылар.
  “Өлкәннәр нәни буынның, коллективның хөрмәтен тойды. Алар бик теләп аралаштылар, рәхмәтләр әйттеләр”, - дип хәбәр итте бакчадан Ләйсән Сөнгатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев