Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Әле кайчан гына Иске Йомралы авылында яшәүче Кадрия Рәхмәтуллина белән очрашкан идек"

Җитәкчелекнең бүләкләрен кабул итеп алып, шат күңеле белән, балалары янәшәсендә озатып калган иде ул.

Кадриянең вафаты турында аянычлы хәбәр килеп ирешкәч тә, күңелләр кабул итмәде. Ул әле бик яшь иде бит. Ул балаларын үзе үстерергә, аякка бастырырга теләгән иде. Язмыш аяныч һәм кырыс булды.
Кадрия Рәхмәтуллинаның юл һәлакәтендә гомере өзелеп, 3 баласы ятим, ире сыңар канатлы калды.
Мәгълүматларга караганда, Кузай-Норлат юлында «Лада Гранта» машинасы микроавтобус белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм аның пассажиры вафат була. Шушы сәфәр Кадриянең дә гомерен чикли.
Рәхмәтуллиннарның әле балалары бик кечкенә. Олы улына – 11 яшь, кызына – 8 яшь. Өченче баласына биш яшь тулган.
Тормыш иптәше Айратка бүгенге көндә бик авыр. Югалту ачысы белән бергә балаларны аякка бастыру да аңа йөкләнгән. Үзен кулга алып, балалар хакына яшәп китәр өчен безнең рухи һәм матди ярдәмебез дә бик кирәк.
Мәрхәмәтле йөрәкле, изге күңелле укучыларыбыз әле гаилә борчуларына битараф калмыйча, хәлләреннән килгән кадәр ярдәм итәр дип ышанабыз. Изгелек җирдә ятмас, балаларның сөенечтән тамган һәр бөртек күз яше сезгә изге дога булып барып ирешер.
Акчаны Альмир Забиров исемендәге Саклык банкы картасына (4817 7601 5930 3316) күчерергә мөмкин. Телефон номеры — 8-917-914-78-50.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X