Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлмәндәр авылында яшәүче Шәрифҗан ага Хөснетдинов Ил башлыгының Котлау хатын алды

Хөрмәтле аксакал 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(15 июнь, “Апастово-информ”).


Шәрифҗан ага Хөснетдинов сугыш чоры баласы. Әтисе сугышка киткәндә аңа нибары 10 яшь була.
“Әнинең төп ярдәмчесе булып калдым. Авыр хезмәткә җигелдем. Әни арбаны арттан этсә, алдан мин тарттым. Шонгатыга кадәр йөк ташыган чаклар булды”, - дип искә ала ул.
Шәрифҗан абый 32 ел тимерчелектә хезмәт куйган. Намуслы хезмәте өчен күп кенә медальләргә, Мактау грамоталарына ия булган. Тормыш иптәше Диләфрүз апа белән 67 ел парлы, матур гомер кичерәләр. Эш сөючән гаиләдә 6 бала дөньяга килгән. Бүген алар уллары Әгъзам һәм килене Резедә тәрбиясендә яшиләр. Шәрифҗан абый авылны мәчетле итүдә дә зур тырышлык куйган. Авылдашлары арасында да иң абруйлы һәм хөрмәт казанган ул.


Гомер юлыннан горур атлаган Шәрифҗан ага Хөснетдинов 90 яшьлек гомер бәйрәмен дә кадер-хөрмәттә каршы алды. Аны котларга балалары, туганнары мул сыйлы өстәл артына җыелды. Юбилярга Ил башлыгының котлау хаты, район башлыгының котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев ихлас теләкләрен юлладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев