Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлмәндәр Сабан туе олысын-кечесен ял иттерде

Иганәчеләр ярдәмендә һәм халык теләктәшлеге белән Әлмәндәр җирлегендә Сабан туе узды.

(11 июнь, "Апастово-информ").
Борнаш авылында туып-үскән Илдар Ногманов, Рашат Сөләйманов, Әҗем егетләре Фаил һәм Фазыл Вилдановлар , Фәнис Зәйнуллин булышлыгы белән әлеге бәйрәмне оештырдык. Авыл хуҗалыгы берләшмәсе булышлык күрсәтте. Халык рәхәтләнеп ял итә, очраша, күрешә", - ди җирлек башлыгы Рамил Җәләлиев. 
Мәйданда төрле халык уеннары барды. Балалар белән бергә олылар да мәж килеп ярышты. Мәдәният хезмәткәрләре һәм җирле үзешчәннәр матур җырларын яңгыратты. 
Хөрмәтнең иң зурысы сабан батырларына булды. Алар мәйдан түрендә хөрмәтләнде.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев