Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлмәндәрдә яшәүче Әхмәтшиннар үзенчәлекле кошлар асрый һәм яшелчәләр үстерә

Әлмәндәр авылында яшәүче Ранис Әхмәтшинны тормыш иптәше Алсу белән бергәләп, хуҗалыкларыннан тәҗрибә мәйданы ясаган.

(24 сентябрь, “Апастово-информ“).

Анда фазан, күркә, токымлы каз-үрдәкләр, тавык-чебиләр, абрикос, берничә төрдә виноград, кура җиләге очратып була. Быел кабаклары да 65 килограмм авырлыкка җиткән. Алар бакча тулы һәм бар да зур-зурлар.


Ихата тутырып горур кыяфәттә атлаучы, безне кабарып сәламләүче күркәләр аеруча игътибарны җәлеп итте. Ранис абый аларның йомыркаларын Чувашия Республикасыннан ук барып алып, йорт инкубаторында бастырып чыгарган. Бакча тутырып казлар йөри. Алар да йорт инкубаторында чыккан. Төрле төсле, токымлы үрдәкләр, чебиләрен иярткән тавыклар – бар да игътибарны җәлеп итә. Тагын да үзенчәлекле кошлар – фазаннар аерым бүлмәдә яши.

Бакчада тәгәрәп яткан эре, сап-сары кабакларга да игътибар итми мөмкин түгел. Иң зурысы - 65 килограмм авырлыкта. Алар белән гаилә генә түгел, тавык-чебешләр дә сыйлана.

“Буш урын тик ятмасын дип кабаклар чәчтем. Быел “Русский богатырь“, “Сибирский гигант“, “Стопудовая“ дигәннәрне утырттым. Судан башка берни дә сипмәдем, зур булып, тәгәрәшеп үстеләр“, – ди Ранис абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев