Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ләйсән“ балалар бакчасына юл сакчылары килгән

Свияжный бистәсенең “Ләйсән“ балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары катнашында “Югалган юл билгеләре“ исемле кичә узды.

(17 февраль, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).



Балалар бу чарага ныклап әзерләнгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен чагылдырган җырлар, шигырьләр өйрәнгәннәр. Юлда очраучы кискен хәлләрдә югалып калмаска өйрәтүче күренешләрне дә бергәләп сәхнәләштерделәр. Бу хакта бакча хезмәткәре Ләйсән Сөнгатуллина хәбәр итте.

Кичәдә районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт хезмәткәре Рамил Гафуров та катнашты. Ул балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштырды.

“Киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиеш. Юл аркылы чыкканда сак булыгыз. Яныгызда һәрчак өлкәннәр булсын“, – диде юл сакчысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев