Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Люция Миңнуллина 10 ел “Гөлчәчәк“ балалар бакчасында эшли

“Гөлчәчәк“ балалар бакчасы тәрбиячесе, тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсе җитәкчесе Люция Миңнуллина әлеге коллективка 10 ел элек килгән.

(24 сентябрь, “Апастово-информ“).


Хәзер инде ул нәниләрнең яраткан апаларына, ә балалар бакчасының иң сәләтле хезмәткәренә әверелгән.

“Күземә генә карап торучы сабыйлар янына килеп кергән көнем бер дә онытылмый. Тормышымны әлеге һөнәр бәйләвемә үкенмим. Эшем зур җаваплылык сорый. Нәниләрнең үзеңне яратуларын күреп күңел шатлана, эшкә теләк арта, – ди ул.

Люция һәрчак белемен арттыру өстендә эшли. Семинарларда катнаша. Ирешкән уңышлары да шактый. Алар бер кочак Мактау грамоталары белән бәяләнгән. Республика күләмендә нәшер ителгән дәрес тупланмаларына аның да иҗади дәрес эшләнмәләре кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев