Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

М12 трассасы Гребень авылы яныннан узса, экологиягә зыян кими

Мәскәү-Казан автотрассасын төзү буенча эшче төркем өч төрле маршрутны карап тикшерде.

(22 октябрь, “Апастово-информ”).
Яңа автотрасса Гребень авылы яныннан узганда, бер генә сакланучы табигать почмагына кагыла.
Проектчылар сүзләренә караганда, Гребень һәм Кызыл Байрак торак пунктлары янәшәсеннән узучы өч төрле маршрут каралган. Проектларның берсе Идел елгасы күпере Гребень авылы янәшәсендә, икенче вариантта Идел елгасы аркылы яңа күпер Кызыл Байрак авылы янында күзаллана.
“Гребень авылы янәшәсендә күпер төзелгән очракта, трасса бер генә сакланучы табигать почмагына кагыла. Ә күпер Кызыл Байрак авылы янында булса, өч сакланучы табигать почмагына кагыла”, - дип сөйли проектчылар вәкиле Андрей Резвяков.
Аның сүзләренә караганда, Кызыл Байрак авылы янында күпер төзелеше башланса, Идел елгасы ярын 75 метр биеклектә казырга туры киләчәк. Ә моның өчен, ул урында җир өслеген 250-300 метр киңлеккә ачарга кирәк. Гребень авылы янында булса, елга ярын 45 метр биеклектә казырга туры килә.
Эшче төркем менә шул фикерләрне өйрәнә. Татарстан юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Фәрит Хәнифов автотрассаның каян үтәчәген әлегә төгәл әйтеп булмаганын билгеләп үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев