Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

М12 трассасында чистарту корылмалары булдыру урыннардагы су экосистемасын саклар

М12 трассасын төзегәндә, чистарту корылмаларын булдыру - су объектларына пычрату матдәләре төшүдән саклар, дип саный эксперт.

(29 октябрь, “Апастово-информ”). 


Казан Федераль университеты доценты Олег Никитин М12 автомагистралендә чистарту корылмалары төзү - су өслекләрен төрле зыянлы матдәләрдән һәм нефть продуктларыннан сакларга ярдәм итәр, дип әйтә. 
“Автомагистраль төзегәндә, төрле зыянлы матдәләр белән пычранган суларның экологиягә зыян салмасын өчен, чистарту корылмалары булдыру бик уңай күренеш”, - дип әйтә белгеч. 
Билгеле, моның өчен юл буйларында агып килүче суларның күләмен һәм пычрану дәрәҗәсен, аны чистарту юлларын яхшылап өйрәнергә кирәк. Юлны төзегәндә экологиягә шулай игътибар итү, аерым алганда, трасса буендагы сулыкларны, табигатьне саклау бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев