Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәгъсүмә апа Солтанова – көмеш волонтер

Ул буш вакытларында “Алга” яшүсмерләр клубына килә. “Фәрештәнең алтын куллары” волонтерлар оешмасы белән бергәләп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга носилкалар, сумкалар, эчке киемнәр тегәргә булыша. Шулай ук маскировка челтәрләре үрүдә дә үз өлешен кертә. Биредә балалары махсус хәрби операциядә булган аналар белән очраша, сөйләшә, хәбәрләр белән уртаклаша.


  “Көмеш волонтер булу – күңелемә тынычлык өсти. Мин дә, аз булса да өлеш кертә алам, дип сөенәм. Кеше арасында, изге эштә вакыт та башкача үтә”, - ди ул.

  Апас егете Алмаз Солтанов та 1 ел элек өстенә хәрби кием киеп, контракт нигезендә махсус хәрби операциягә китте. Бүген ул һава-десант гаскәрләре составында хезмәт итә.

  Алмаз батырлык үрнәге күрсәтеп Ил иминлеге сагына басарга уйлый. Карары нык була, озак та тормый махсус хәрби операциягә юл ала. Тыныч тормышта ул төзелеш эшләрендә хезмәт итә, кибеттә эшли.

  -Солдат елларында да Чечняда кайнар нокталарда булырга туры килде. “Барам”, - дигәч, азрак моңсуланып калсам да, уеннан кире кайтмады. Гел ерактагы баламны уйлыйм. 5 вакыт намаз укыганда да, исән-сау хезмәт итеп, җиңеп кайтуын сорыйм. Бала – бәгырь ите, дип юкка гына әйтмиләр инде. Хәбәрләре килеп тора. “Барысы да әйбәт”, - дигән сүзен ишетсәм, күңелләрем күтәрелеп китә, - ди әнисе Мәгъсүмә Солтанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев