Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марат Әхмәтов: Апас районын без һәрвакыт үрнәк итеп күрсәтәбез

Урып-җыю эшләре белән якыннан танышу максатыннан районга Премьер-министр урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.

 Район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән берлектә вертолетта очып, район басу-кырларын карап чыкканнан соң район җитәкчеләре, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашып аралашты. Кайсы хуҗалыкта эш нинди дәрәҗәдә оештырылган, нинди авырлыклары бар, ярдәм кирәкме?- барысы да уртага салып сөйләшенде. 
– Татарстан районнарына икмәк уңышы авыр хезмәт, зур тырышлык белән бирелә. Ике елдан бирле табигать тә көйсезләнеп тора. Шулай булуга да карамастан игенчеләр көч туплап, тырышып эшләп, җиңеп чыгалар. Бүген менә Апас районы кырлары да сокландыргыч. 50-70 центнер уңыш биргән кырлар булу бик зур хезмәт нәтиҗәсе. Урып-җыю чорында без һәрвакыт Апас районын үрнәк итеп күрсәтәбез. Иң алдан керешеп китеп, бервакытта да уракны сентябрьгә калдырганнары юк. Быел да район башлыгы август аена тәмамлыйбыз дигән максат куйган икән, мин аның шулай булачагына ышанам, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек министры Марат Әхмәтов. 
Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев