Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марат Садыков һәм Марина Патяшина елның медиашәхесләре булып танылдылар

20нче ноябрьдә Казанда “Бәллүр каләм”нең 23нче республика бәйгесе җиңүчеләрен атадылар.

(23 ноябрь, “Апастово-информ”).


Быел елның медиашәхесе номинациясендә респубика сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина җиңеп чыктылар.
“Җиңүчеләр икәү. Ни өчен ике кеше җиңүче икәнлеген аңлатып торырга кирәкмидер. Бу ел кешеләрнең бик куркыныч дошманы коронавируска каршы көрәш елы буларак тарихка кереп калыр”, - дип билгеләп үтте бәйге комиссиясе рәисе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Республика Татарстан” газетасының баш мөхәррире Александр Латышев.
Быел бәйгегә йомгак ясаганда, пандемия белән көрәштә иң алгы сафта булучы медицина хезмәткәрләрен махсус номинациядә билгеләп үтү урынлы икәнлеген күпләр әйтеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев