Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Машина өйне җимереп кергән

Кайчакта әллә нинди куркыныч төшләр килеп керә дә, уянып китәсең. Өнме бу, әллә төшме дип озак кына аңлый алмыйча ятасың. Бурятиянең Сужа бистәсендә яшәүче яшь гаилә дә шундыйрак хәлгә тарыган.

Иртән өйләрен җимереп, машина килеп кергән. Тойота автомобилендә зур тизлек белән баручы 59 яшьлек ир сикәлтәле юлда идарәне  югалтып,  йортка барып кадалган. Ул хәттә койма биеклеге аша очып чыккан.    Йөртүче кырыенда утырган 12 яшьлек бала хастаханәгә озатылган.    Өйдә хуҗабикә һәм аның өч айлык сабые йоклап яткан  булган - алар бүрәнәләр астында калганнар.    Беркемнең дә гомере өзелмәгән, имгәнүләр белән дәваханәгә озатканнар. 

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев