“Матур яшәр өчен сабырлык кирәк”
Борнаш авылында яшәүче Искәндәр абый белән Флера апа Вәлиәхмәтовлар күптән түгел Бриллиант туйларын каршыладылар.
(26 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Иңне-иңгә куеп, 60 ел тигезлектә яшәү бәхете аларга да насыйп булган.
“Апрель аенда танышып гаилә корып җибәрдек. Язгы чәчүләрдә бергәләп катнаштык. Аллага шөкер, шушы көнгә кадәр тигезлектә яшибез. Матур яшәр өчен күркәм сабырлыклар кирәк. Сабырлык булгач - гаиләдә татулык та була”, - ди Искәндәр абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев