Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәчет тарихын фотоальбомнарга теркәп баралар

Узган җомгада Әнәленең “Мөхәррәм“ мәчетендә үткәрелгән Мәүлед кичәсенә Казаннан Ирек хәзрәт тә кайткан иде:

-Бик күркәм Мәүлед бәйрәме белән котлап, балачагым үткән, әтием туган авылның быел тагын да күркәмләнүенә бик шатмын,-диде ул үз чыгышында.

Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, башка мәртәбәле кунаклар да Мәүлед кичәсенә килгән Апас һәм Әнәле авылы халкын шулай җылы итеп котладылар һәм матур теләкләрен җиткерделәр. Имам-хатыйб Мостафа хәзрәт  авылдашларына бик тирән эчтәлекле вәгазь укыды, авылдашлары белән беррәттән намазга басып, дога кылды. Мәчеттә шулай зурлап үткәрелүче һәр чара турындагы фотоальбомнар, башка күргәзмәләр белән дә танышу мөмкинлеге бар иде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев