Мәдәният хезмәткәрләре балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өнди
Велосипедта йөрүнең сәламәтлеккә файдалы булуы һәркемгә билгеле, аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә үз итә.
(4 август, "Апастово-информ").
Шушы көннәрдә Карабай һәм татар Пүчинкәсе авылындагы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар арасында велосипед ярышы үткәрде. Ярышка оныклары белән бергә әби-апалар да килгәнде.
"Саф һавада, Үләмә буенда җырлы - биюләр дә, күңелле уеннар да оештырдык. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырып, ә катнашучыларга тәм-томнар тараттык. Бу очрашу барыбызга да бик ошады", - дип хәбәр итә өлкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев