Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәмәгать транспортында шикле предмет очраганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр

Татарстан халкына җәмәгать транспортында уяу һәм игътибарлы булырга киңәш ителә. Әгәр сез караучысыз калдырылган сумка, төргәк, тартма яки теләсә нинди башка шикле әйбер тапсагыз, аны урыныннан күчерергә яки ачарга ярамый – бу сезнең һәм башка пассажирларның тормышы өчен куркыныч булырга мөмкин.

Мондый очракларда шунда ук табылган предмет турында йөртүчегә яки транспорт кондукторына хәбәр итәргә кирәк.

Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышлары янында, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, торак йортлар янында шикле әйберләргә игътибар итәргә кирәк.

Озак вакытка торак йортлар янында яки кешеләр күп була торган урыннарда калдырылган буш автомобильләргә, яки кайсыдыр фатирда даими рәвештә кешеләр җыелуын күрсәгез, уяу булыгыз.

Ачыкланган шикле әйберләр яки гамәлләр турында сез һәрвакыт түбәндәге телефон номерлары аша хәбәр итә аласыз: Казанда яшәүчеләр өчен – 292-50-10, 291-35-28 (полиция), 275-30-50 (транспорт буенча «Кайнар линия»), гомуми номерлар – 112 яки 012 (кәрәзле телефоннан шалтырату өчен бердәм коткару хезмәте), 231-45-55 (ТР буенча РФ ФИХИ).

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/amagat-transportynda-sikle-predmet-ocraganda-uz-uzenne-totu-kagyidalaren-iskarttelar-5858848

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X