Мәгъфирә әби Хәмидуллина күргәннәр калын китап язарлык
Коштавылында яшәүче Мәгъфирә әби Хәмидуллина 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина акъәбинең өендә булып, җылы теләкләрен җиткерде. Шулай ук Дәвеш авыл җирлеге исеменнән дә олы хөрмәт күрсәтелде.
Мәгъфирә әби Хәмидуллина тормышында бик күпне күргән, 4 баласын югалту ачысын кичергән. Бүген килене Рушания апа тәрбиясендә кадер-хасияттә яши. Шулай ук якыннары, оныклары аның янында еш кунак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев