Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мьянмада җир тетрәү нәтиҗәсендә меңнән артык кеше һәлак булган

Мьянмада җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 1000 кешедән артып киткән.

  РИА «Новости» хәбәр иткәнчә, 2376 кеше җәрәхәтләр алган, күп кеше хәбәрсез югалган дип санала.

Билгеле булганча, җомга көнне, 28 мартта, Мьянма территориясендә 7,7 магнитудалы җир тетрәү булган.

Соңгы мәгълүматлар буенча, илнең башкаласында җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 5 кешегә җиткән, 117 кеше хәбәрсез югалган дип санала. Россиялеләр арасында зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Бангкокта (күрше Таиланд башкаласы) кимендә 10 кеше һәлак булган, 100дән артыгы хәбәрсез югалган. Җир тетрәүләр шулай ук Кытайда, Һиндстанда һәм Вьетнамда да сизелгән.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/myanmada-ir-tetrau-natiasenda-mennan-artyk-kese-halak-bulgan-5871999

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/split-ground-covered-stones-sunlight_10291855.htm#fromView=search&page=1&position=3&uuid=97cc2a64-d2b7-4b86-b958-791894be56a9&query

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев