Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миләүшә Гобәйдуллина – аш-суга, кул эшләренә оста

Борнаш авылында яшәүче Миләүшә апа Гобәйдуллина нинди генә эшкә тотынса да, аны тиз һәм сыйфатлы итеп башкарып чыга. Һөнәрләре дә, шөгыльләре дә бик күп. Чын хуҗабикә, гаиләнең тоткасы ул.

(5 июнь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Һәр хатын-кызны көндәлек борчый торган: “Бүген нәрсә пешерим икән?” – дигән сорау Миләүшә апа алдына да килеп баса. Аның калын гына дәфтәренә язылган һәм хәтерендә сакланган рецептлары бик күп. Көн саен төрле-төрле тәмнүшкәләр пешереп гаиләсен сыйлый.

“Әнинең тәмле исләр чыгарып ашарга пешергәнен күреп, минем дә пешереп карыйсым килә иде. Әни өйдә булмаганда качып кына суырга торган конфет (без аны “әтәч” дип атый идек) кайнатып караганнар истә. Чынлап торып ашарга пешерергә тулай торак өйрәтте дисәм дә ялгыш булмас. Мөстәкыйль тормышка чыккач, әнинең тәмле ризыкларын сагына-сагына, бер-беребездән күреп ашарга үзебез пешердек. Аннан тормышка чыктым, 2 улым туды. Ир-атлар күп булган гаиләдә өстәл гел тулы булырга тиеш”, - ди ул.

Миләүшә апа берәр яңа әйбер, читрәк рецепт күрсә, аны пешереп карамыйча тынычланмый. Кош теле, чәкчәк, тәбикмәк, гөбәдия, бәлеш, өчпочмак аның инде “ферменный” ризыклары. Олы мичтә пешкән ризыкларны аеруча үз итә. Алар газ мичендә пешкәннән аерылып тора.

“Бер дә иренеп эшләмим. Чын күңелдән тотынам, төрләндерергә тырышам. Ите дә, сөте дә үзебездә, яшелчәсе дә, җиләк-җимеше дә үзебездә үсә“, - ди ул.

Миләүшә апаның тагын бер яратып, онытылып эшли торган эше – тегү һәм бәйләү. Ул вакыты булганда тегә, ямый, кыскарта, искеләрне яңарта, үзгәртә. Башмакларның да төсле җепләр белән нинди генә төрләрен бәйләми. Әлеге кул эшләре белән туганнарын, дусларын, күршеләрен шатландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев