Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әминә әби Насыйхова: “Әтине көтеп яшәдек”

Караборнашта гомер кичерүче Әминә әби Насыйхова балачак елларын әле һаман да күз яшьләре белән искә ала.

(15 июнь, “Апастово-информ”).


90 яшьлеген каршылаган Әминә әбинең авыр балачак еллары күңелендә мәңгегә уелып калган. Еллар үтсә дә, ул аларны һаман да күз яшьләре белән искә ала.
“Күңелдән бер дә китми шул. Әти сугышка китте дә югалды. Без ятим калдык. Ашарга юк. Кычыткән ашадык. Бервакыт кырда кычыткан да калмады. Ул авырлыкларны беркемгә дә күрергә язмасын” – ди ул.


Әминә әбинең иңнәренә хезмәтнең дә иң авыры төшә. Ул торф казу, йөк ташу эшендә катнаша. Озак еллар колхозда хезмәт итә. Өч ир балага гомер биреп, олыгайган көннәрендә аларның кадер-хөрмәтен тоеп яши. Әминә әбинең 90 яшьлек юбилеен да якыннары, балалары янәшәсендә каршы алды. Акъәбигә район җитәкчелеге, авылдашлары тарафыннан да котлаулар ирештерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Ил башлыгының Котлау Хатын, район башлыгының котлау открыткасын тапшырды. Коштавылы авылы җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров та ихлас теләкләрен юллады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев