Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мин – әти баласы“ бәйгесе җиңүчесе билгеле

Илназ Сөнгатуллин – яшь белгеч. Ул “Ак Барс“ холдингының МТК базасында хезмәт итә. Яшь әти техника серләрен яхшы белә, хезмәтен яратып, намус белән башкара.

Язын, җәен, көзен кырда ул. Чөгендер алу, терлекләргә азык әзерләү эшләрендә катнаша. Кышын исә техникаларны ремонтлау эшенә керешә. “Хезмәт вакытында сынатырлык булмасын“, – ди ул. 
Илназ белән Айгөл Сөнгатуллиннар 2017 елның сентябрендә гаилә коралар. Бүген алар Свияжский бистәсендә кечкенә кызчыклары Илүзәне яратып, сөеп тату гомер итәләр. 
–Әтиебез кайтканны зарыгып көтеп торабыз. Аны бик яратабыз. Үзе дә бик игътибарлы, гаилә җанлы, – ди Айгөл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X