Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мин - укучы” кушымтасы Татарстандагы барлык укучыларга да хезмәт итә

447 мең Татарстан укучысы “Мин - укучы” дип аталган яңа цифрлы ярдәмче суперсервистан файдалана ала.

(30 сентябрь, “Апастово-информ”).


30нчы сентябрьдән башлап, бу кушымтаны IOS һәм Android платформаларында рус һәм татар телләрендә күчереп алып була.
“Мин - укучы” цифрлы персональ ярдәмче хезмәтен булдыру инициативасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күтәргән иде. Аның ярдәмендә балалар edu.tatar.ru электрон көндәлегеннән файдаланып, үзләренең билгеләрен күрә алалар һәм кайсы фәнгә күбрәк игътибар бирергә юнәлеш билгелиләр. Сервис укучыларга өй эшләрен уңышлы үтәргә ярдәм итә. Анда укытучының комментариеләре дә күренә.
Әлеге суперсервисның киләчәктә яңа функцияләре пәйда булачак. Бу сервиста мәктәбеңдә булган яңалыклар турында файдалы хәбәрләр алырга мөмкин булачак. Әлеге сервис аша ата-аналар бала мәктәпкә кайчан килгәнен, ашханәдә нәрсә ашаганын белә алалар. Кирәк булса, ашауның рационын үзгәртә алалар. Бүгенге көндә әлеге системада 126 мең кулланучы теркәлгән.
“Мин - укучы” суперсервисының нинди хезмәтләр күрсәтүе турында http:ya-shkolnik.tatar.ru// сайты аша белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев