Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңнеханов АПК тармагына цифрлы сервисларны мөмкин кадәр күбрәк кертергә чакырды

Яңа технологияләр куллану хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга, хезмәт хакын күтәрергә, яшьләрне тартырга ярдәм итә.

(24 сентябрь, “Апастово-информ”).


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексына яңа технологияләрне мөмкин кадәр күбрәк кертергә чакырды.
“АПК тармагында авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелегенә юнәлгән эшне дәвам итәргә кирәк. Моның матур үрнәкләре бар инде. Цифрлы технологияләр кулланып, Минзәлә районының “Калмурзино” компаниясе игенчелектә акча табышын өч ел эчендә 3,5 тапкыр арттырды”, - дип, мисал китерде Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында.
Резервлар бар, аларны файдаланырга кирәк, дип саный Президент. Әтнә районының “Тукай” хуҗалыгында яңа технологияләр җәлеп ителгәч, эшләүчеләрнең 70 процентын хәзер яшьләр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев