Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңнеханов: Бездә Соvid-19 аз дип тынычланырга ярамый

Татарстан Президенты республика халкын Роспотребнадзор билгеләгән саклану чараларын катгый үтәргә чакырды.

(26 сентябрь,“Апастово-информ”).


Татарстанлыларга барлык саклану чараларын да күрергә кирәк. Бездә коронавирус аз дип, бу мәсьәләгә җиңел карарга ярамый.
Татарстан Президенты Россиядә коронавирус белән авыручылар саны артуын искә төшерде.
“Без Россиядә һәм округта позитив урында торабыз. Ләкин, алда грипп белән авыручыларның артуы мөмкин. Дөрес, вакцинация үткәрәбез. Бу эшне дәвам итәчәкбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул, шулай ук, куркынычсызлык таләпләрен үтәмәүче вазифалы затларны җитди җаваплылыкка тартырга кушты.
“Роспотребнадзор билгеләгән барлык чаралар да үтәлергә тиеш. Битлекләр киеп йөрергә, кулларны эшкәртергә, гриппка каршы вакцинация үткәрергә, халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк”, - дип билеглп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев