Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңнеханов Татарстан шәһәрләрен комплекслы үстерү буенча план булдырырга кушты

Әлеге механизм “кайда яшим, шунда эшлим” принцибыннан чыгып, яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирергә тиеш.

(24 сентябрь, “Апастово-информ”).


Республика Хөкүмәтенә муниципаль берәмлекләр Советы белән бергәләп, территориаль планлаштыру буенча тиешле бердәм документлар хәзерләргә һәм территорияләрне комплекслы үстерү буенча нәтиҗәле механизм эшләргә кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Мңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.
“Бу “кайда яшим, шунда эшлим” принцибыннан чыгып, яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк, яңа сәнәгать мәйданчыклары булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бездәге кечкенә шәһәрләрне һәм авылларны комплекслы үстерү буенча да шундый ук бурычлар тора”, - диде ул.
“Торак һәм шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашыру буенча республика алдында җитди бурыч тора. Бу эшкә комплекслы якын килергә кирәк. Торакны файдалануга тапшырып кына калмаска, социаль, транспорт, инженер инфраструктуралары һәм яңа эш урыннары булдыруга да бик җитди игътибар бирергә кирәк”, - дип, басым ясады Татарстан Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев