Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп-бакчалар төзекләнеп, зәвыкланып балаларны көтә

Районда мәгариф учреждениеләренең яңа уку-тәрбия елына әзерлеге тикшерелә.

(11 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге комиссия мәктәп һәм балалар бакчаларын яңа уку елына кабул итү максатыннан, кабат тикшерүләргә чыкты. Төзекләндерү-ремонт төгәлләнеше, бакча яны кишәрлекләре, ягу чорына әзерлек, техник базасы – барысы да җентекләп карап чыгылды. Иң мөһиме – коронавирусның әле дәвам итүе сәбәпле, балалар учреждениеләренең санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килү-килмәве игътибарга алынды.

“Аеруча ашханә, ризык әзерләү бүлмәләрен тикшердек. Яңа уку елының беренче көненнән үк, саклык чаралары үтәргә хәзерлек, битлек һәм перчаткалар белән тәэмин ителеш карап чыгылды. Комиссия үз эшен әле дәвам итә. Барлык балалар оешмаларын да күзәтеп чыгачакбыз. Бүгенге көнгә нәтиҗә буенча, 70 процент саклык чаралары булдырылган дип әйтергә мөмкин. Балаларны кабул итергә әзерлеккә йомгакны август конференциясендә ясаячакбыз һәм иң яхшы дип саналган мәктәпләр, балалар бакчаларын билгеләп үтәчәкбез”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Мәктәп-бакчаларның косметик ремонт эшләре тәмамланган, бакча кишәрлекләрендә яшелчәләр күпләп үсә, тирә-юньнәре тәртипкә китерелгән, чүп-чарның эзе дә юк, бар җирдә аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Ә инде азрак булган кимчелекләрне, җитешсезлекләрне бакча мөдирләренә, мәктәп директорларына укытучыларның август бәйрәменә кадәр төзәтергә дигән бурыч куелды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев