Морзалар һәм Дәвеш мәктәпләрендә яңа җитәкчеләр
Яңа уку елы мәктәпләргә дә үзгәрешләр алып килде.
(18 сентябрь, “Апастово-информ”).
Морзалар мәктәбе директоры булып, Кильдураз мәктәбенең директор урынбасары Гөлнара Сафина, Дәвеш мәктәбе директоры итеп, әлегә кадәр мәктәптә математика, физика, информатика укытучысы булып эшләгән Азат Ибраһимов билгеләнде.
Гөлнара Сафина тумышы белән Кормаш авылы кызы. Педагогик эшчәнлеген 1993 елда Болынбалыкчы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый. 31 ел эчендә директор урынбасары, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.
Азат Ибраһимов - Чирмешән авылында туып-үскән. Педагогик эшчәнлеген дә Чирмешән урта мәктәбендә физика укытучысы булып башлый. 31 ел педагогик стажы бар, 10 ел мәктәп директоры булып эшли. 2021 елдан бүгенге көнгә кадәр Дәвеш мәктәбендә математика, физика һәм информатика укытучысы булып эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев