Морзаларга солдат кайтты
Морзаларда яшәүче Ринат һәм Гөлнара Гәрәевлар шатлыклы хисләр кичерә.
(10 июль, "Апастово- информ").
Аларның уллары Ранис хәрби бурычын намус белән үтәп, исән- имин туган якларыбызга кайтты.
Ранис армия сафларына югары белем алганнан соң китте. Хәрби хезмәттә дә сынатмады егет. Ул Хабаровскида хезмәт итте. Әти-әнисенә Рәхмәт хаты килде. Ранисның үзенең дә Мактау кәгазьләре бар.
Раниска киләчәктә дә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев