Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатлары игълан ителде

Жюри җиңүчеләр итеп бер шагыйрьне, ике драма артистын һәм бер музыкантны сайлады.

  Премия «Бөртекләп җыелган гомер» шигырьләр китабы һәм «Күңелгә илһам килә» җыентыгындагы шигырьләре өчен шагыйрь Дания Галәүтдиновага (Дания Нәгыйм); Кариев театры артисты Булат Гатауллинга, «Әкият» курчак театры артисты Айвар Гыймаевка, шулай ук Казан дәүләт консерваториясенең фортепиано кафедрасы мөдире, пианист Зөлфәт Фахразиевка бирелде.

«Конкурска барлыгы 30 эш кергән, шуның 28е карау өчен кабул ителгән. Шулар арасында иң күбе – иҗтимагый эшчәнлек өчен (8 эш) һәм музыка сәнгате өчен (7 эш)», дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев