Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наил Гобәйдуллин: “Балалар ялларын спорт белән шөгыльләнеп уздырсыннар”

Якташыбыз, “Татагрохим” ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Наил Фарукович Гобәйдуллин Апас урта мәктәбенә волейбол, футбол, минифутбол туплары бүләк итте.

(28 нче май, “Апастово-информ”).
Наил Фарукович Апас урта мәктәбен 1975 елда тәмамлаган. Мәктәп елларында, студент елларында спортның барлык төрендә дә алдынгы урыннарда була. Физкультура укытучысы Равил Гыйззәтов белән бер класста белем алалар, спорт белән шөгыльләнәләр.
“Классташым Равил Рахматуллович белән аралашабыз. Ул озак еллардан бирле балаларга физик тәрбия бирә, спортка тарта. Балаларны яклау көне уңаеннан үзем укып чыккан мәктәп укучыларына бүләк ясарга булдым. Балалар дәрестә генә түгел, буш вакытларында да спорт белән шөгыльләнсеннәр. Начар гадәтләрдән ерак торсыннар, сәламәт булсыннар”- диде Наил әфәнде.
Бүгенге көндә Апас урта мәктәбендә 700 дән артык бала белем ала. Төрле спорт ярышларында призлы урыннарны алып киләләр.
“Наил Фарукович укытучылар коллективын бик тә хөрмәт итә. Ул мәктәбебезгә һәрдаим спорт җиһазлары белән ярдәм итеп тора. Бу юлы 60 мең сумга туплар бүләк итте. Апасыбызның хөрмәтле кешесенә олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев