Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әни, мин кояшны күрәм!!!

Тумыштан күрмәүче, 18 яшьлек Апас кызы Илүзә быел Татарстанкүләм конкурс-бәйгеләрдә 3 тапкыр призлы урыннарга лаек булды

Лаеш мәктәп-интернатының унынчы сыйныф укучысы, Апас кызы Илүзә Галиеваның әтисе Фирдүс, әнисе Илсөяр кызларының төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңүләре белән                                                                                             горурланалар. Илүзәнең абыйсы, Казанда хокук сакчысы булып эшләүче Фаил да да сеңелесенең уңышларына бик шатлана, яңа җиңүләргә үсендерә.

-Кичә генә Буада “Шәҗәрәләр-нәсел агачы“ исемле алтынчы төбәкара фәнни-гамәли конференциядә аның иҗат эше беренче урынга лаек дип табылды. Укытучысы Резеда Әминова, иҗат эшләрен язганда бик теләп ярдәм иткән Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногмановка да конференцияне оештыру комиссиясе зур рәхмәтен җиткерде. Әти-әни буларак, кызыбызның уңышлары өчен безнең дә рәхмәтебезне кабул итегез, остазлар

Илүзәнең яңарак кына Апас мәчетләре тарихына багышланган фәнни эше шулай ук бик югары билге алды. Татарстан Язучылар Берлегендә быел мөмкинлекләре чикле балалар өчен уздырылган махсус конкурста ул Пушкин, Тукай шигырләрен әдәби укып шулай ук җиңүчеләр рәтендә булды,-ди әтисе Фирдүс

Илүзә шулай ук кул эшләренә дә бик оста. Сәйләннәрдән тезеп ясалган рәсемнәре музей стендларында даими күргәзмәгә куелган. Бирегә килүчеләр аларны югары бәяли.

 Бик тә талантлы, күпкырлы Илүзәгә тормышы һәм иҗатында яңадан-яңа уңышлар телибез!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев